“Микрозайм 3.0” - Башкортстанда микрокредит компаниясе тарафыннан эшләнгән ташламалы яңа финанс продукты. Әлеге ярдәм кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү буенча гомумдәүләт проекты кысаларында бирелә.
Яңа микрозаймны 5 миллион сумга кадәр ике елга алып була. Программа 2021 елның 30 декабренә кадәр гамәлдә булачак.
Яңа төбәк продукты мәшгульлек һәм эшкуарлык өлкәсендә гамәлдәге эш урыннарын саклап калуга юнәлтелгән.
Беренчеләрдән булып 3 процентлы микрозайм алучы - Нефтекама эшкуары Айгөл Фәхертдинова. Аның предприятиесендә 50дән артык хезмәткәр эшли.
"Микрозайм 3.0" Башкортстан микрокредит компаниясендә икенче кризиска каршы инструмент булды. 9 ноябрьдән оешма эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә "Рефинанс" дип аталган транспорт чаралары кредитлары һәм лизинг килешүләре буенча коммерция банклары алдында булган йөкләмәләрне рефинанслау өчен 1 процентлы ставка белән заем бирә башлады.
Әлеге компания “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм” гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында микрофинанс дәүләт ярдәмен күрсәтә. Проект Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча эшләнгән һәм бизнеска ярдәм итүгә юнәлтелгән.
#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан