-16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 ноябрь 2021, 08:32

"Минем әкият" конкурсы башланды

Республикада ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында әледән-әле төрле бәйгеләр үткәрелеп тора. «Минем әкият» бәйгесе 18 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр үткәрелә. Анда 18 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр һәм 18 яшьтән өлкәннәр катнаша ала.

"Минем әкият" конкурсы башланды
"Минем әкият" конкурсы башланды

Башкортстанда «Минем әкият» төбәкара әкиятләр конкурсы башланды.

 
Республикада ил Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында әледән-әле төрле бәйгеләр үткәрелеп тора. «Минем әкият» бәйгесе 18 ноябрьдән 5 декабрьгә кадәр үткәрелә. Анда 18 яшькә кадәрге балалар һәм үсмерләр һәм 18 яшьтән өлкәннәр катнаша ала.

Әкиятләр электрон почтага кабул ителә: [email protected] 2. Шулай ук әкиятегезне 2021 елның 5 декабренә кадәр #МинеңӘкиәт2021 хештегы астында социаль челтәрләрдә бастырып чыгарырга кирәк.

Оештыручылар - Башкортстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы, Башкорт телен саклау һәм үстерү фонды. Конкурс йомгаклары Мәгариф һәм фән министрлыгының рәсми сайтында, 2021 елның 15 декабренә кадәр Башкорт телен саклау һәм үстерү фондының социаль челтәрләрендә игълан ителәчәк.

Конкурс «Башкортстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Башкортстан Республикасы халыклары телләрен саклау һәм үстерү" дәүләт программасын гамәлгә ашыру максатларында 2021 елда Башкорт теле көненә багышланган мәдәни-мәгърифәт чаралары кысаларында оештырылды.

Фото: Башинформ
 
"Минем әкият" конкурсы башланды
"Минем әкият" конкурсы башланды
Автор:
Читайте нас в