+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
7 декабрь 2021, 09:03

Башкортстан мәктәпләренә яңа ноутбуклар тапшырылачак

Документлар һәм коммуникацияләр белән эшләү өчен "МойОфисОбразование" офис программасы белән тәэмин итү буенча Русия җитештерүчесе 70 меңнән артык лицензияне мәктәпләргә тапшыру турында игълан итте.

Бу башлангыч Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

Документлар һәм коммуникацияләр белән эшләү өчен "МойОфисОбразование" офис программасы белән тәэмин итү буенча Русия җитештерүчесе 70 меңнән артык лицензияне мәктәпләргә тапшыру турында игълан итте.

Нәтиҗәдә, яңа җиһазларны Русиянең 39 төбәгендәге мәктәпләр алачак. Алар арасында Башкортстан да бар, республикага 5740 "ICL" ноутбугы тапшырылачак.

Җиһазны сатып алу «Санлы белем бирү мохите» федераль проектын үтәү максатында гамәлгә ашырыла. Әлеге техника сыйныфларны җиһазландыру таләпләренә тулысынча туры килә, алар Русия Мәгариф министрлыгы күрсәтмәләре белән билгеләнгән.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте
 
Башкортстан мәктәпләренә яңа ноутбуклар тапшырылачак
Башкортстан мәктәпләренә яңа ноутбуклар тапшырылачак
Автор:
Читайте нас: