+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
8 декабрь 2021, 08:46

Юлларның сыйфаты тагын да үсәчәк

Бу хакта торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Виктор Жульков хәбәр итте. Киләсе елда республика федераль бюджеттан Русиянең терәк челтәренә кертелгән юлларның сыйфатын арттыруга 6 миллиард сум алачак.

Юлларның сыйфаты тагын да үсәчәк
Юлларның сыйфаты тагын да үсәчәк

Киләсе елда республика федераль бюджеттан Русиянең терәк челтәренә кертелгән юлларның сыйфатын арттыруга 6 миллиард сум алачак.

Башкортстан юлларның сыйфатын яхшырту өчен 6 миллиард сум алачак.

Бу хакта торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше комитеты утырышында республиканың транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Виктор Жульков хәбәр итте. Киләсе елда республика федераль бюджеттан Русиянең терәк челтәренә кертелгән юлларның сыйфатын арттыруга 6 миллиард сум алачак. Билгеләп үтелгәнчә, трассаларның гомум озынлыгының 70 проценты, ягъни 350 километр тирәсе юллар норматив хәлгә китерелергә тиеш. Бүлеп бирелгән акчаның яртысы юл өслеген ремонтлауга тотылачак, тагын 50 проценты - автоюл күперләрен реконструкцияләүгә һәм капиталь ремонтлауга тотынылачак.

Терәк челтәренә Башкортстанның 4 мең километр чамасы озынлыктагы 44 юлы керә. Аерым алганда, федераль әһәмияттәге өч автомобиль юлы, 21 төбәк автотрассасы һәм 19 муниципальара юл.

Билгеле булуынча, әлеге башлангыч Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Сыйфатлы һәм хәвефсез юллар" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

 

Фото:   palsanovich.livejournal

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Юлларның сыйфаты тагын да үсәчәк
Юлларның сыйфаты тагын да үсәчәк
Автор:
Читайте нас: