+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
10 декабрь 2021, 08:48

Ата-аналарга сөенеч!

Русиянең җиде төбәге 2021 елда балалар бакчалары төзүгә өстәмә финанслау алачак. Бу Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак.

Ата-аналарга сөенеч!
Ата-аналарга сөенеч!

Башкортстанда балалар бакчаларында 1,5 яшьтән алып 3 яшькә кадәр балалар өчен 1250 өстәмә урын барлыкка киләчәк.

 
Русиянең җиде төбәге 2021 елда балалар бакчалары төзүгә өстәмә финанслау алачак. Бу Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән "Демография" гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылачак.

“Кайбер төбәкләр 2021 елда яшь ярымнан өч яшькә кадәр сабыйлар өчен ясле төркемнәре булган балалар бакчалары төзелешенә өстәмә финанслау алачак. Акча 7 төбәккә җибәреләчәк. Бу - Башкортстан, Якутия, Удмуртия, Чечня, Ырынбур, Төмән һәм Чиләбе өлкәләре”, - ди Русия Хөкүмәте Премьер-министры Михаил Мишустин.

Алынган акчаларны төбәкләр яңа биналар төзү яки балалар бакчалары өчен әзер биналар сатып алу өчен тотына алачак.

Гомумән алганда, бу субъектларда яшь ярымнан өч яшькә кадәр балалар өчен 1250 өстәмә урын барлыкка киләчәк.

Өч яшькә кадәр балалар өчен мәктәпкәчә оешмалардан һәркем файдалана алырлык шартлар булу, балалар тууны арттырырга ярдәм итәчәк һәм, кирәк булганда, ата-аналарга эшкә иртәрәк чыгарга мөмкинлек бирәчәк.

Фото: bash.news

 

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Ата-аналарга сөенеч!
Ата-аналарга сөенеч!
Автор:
Читайте нас: