+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
13 декабрь 2021, 08:57

Үлемечле чиргә каршы - көчле аппаратлар

Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында алынган бер аппарат Республика клиник онкология диспансерында урнаштырылган. Яңа медицина җиһазларында табиблар 2021 елның июленнән эшли.

Үлемечле чиргә каршы - көчле аппаратлар
Үлемечле чиргә каршы - көчле аппаратлар

Башкортстан онкологлары 222,3 миллион сумлык ике диагностик комплекс алды.

 
Башкортстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында алынган бер аппарат Республика клиник онкология диспансерында урнаштырылган. Яңа медицина җиһазларында табиблар 2021 елның июленнән эшли. Бу вакыт эчендә алар 2181 пациентны кабул иткән, 6 674 тикшерү үткәргән.

Икенче аппаратны республика онкодиспансерының Октябрьскийдагы филиалы алды. Аны әле күптән түгел генә файдалануга тапшырганнар, хәзер тиешле рөхсәтне рәсмиләштерәләр. Яңа томографлар-клинистлар эшендә яхшы ярдәм. Алар онкология авыруларының иртә стадияләрен ачыкларга, дәвалауның нәтиҗәлелеген контрольдә тотарга, хирургия тыкшынуларын һәм нур терапиясен планлаштырырга мөмкинлек бирә.

Республика халкы яңа апаратта күрсәткечләр булган очракта һәм яшәү яки беркетелгән урыны буенча дәвалаучы табибтан юллама буенча түләүсез тикшерү уза ала. Кабул итүгә үз дәваханәнең регистратурасында язылырга мөмкин.

"Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырыла.

Фото: Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Үлемечле чиргә каршы - көчле аппаратлар
Үлемечле чиргә каршы - көчле аппаратлар
Автор:
Читайте нас: