+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
14 декабрь 2021, 09:12

Башкортстан студентлары — финалда!

Премия «Фән һәм технологияләр елы"ның рәсми чарасы булып тора һәм «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында уза. Премиянең финалы 13 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр онлайн-форматта узачак.

Башкортстан студентлары — финалда!
Башкортстан студентлары — финалда!

Башкортстан Республикасы студентлары югары белем бирү оешмаларының «Ел студенты – 2021» Русия милли премиясе финалында – Русия яшьләр берлеге һәм «Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының уртак проекты финалында ун номинациядә төбәкне тәкъдим итәчәк.  

 
Премия «Фән һәм технологияләр елы"ның рәсми чарасы булып тора һәм «Мәгариф» гомумдәүләт проектының «Һәркем өчен социаль лифтлар» федераль проекты кысаларында уза. Премиянең финалы 13 декабрьдән 20 декабрьгә кадәр онлайн-форматта узачак.

Башкортстан Республикасы студентлары Русиянең 75 төбәгеннән 8000нән артык катнашучыдан сайлап алынды. Югары уку йортлары студентлары арасында иң популяр номинацияләр: "Ел җәмәгатьчесе”, “Ел интеллекты” һәм “Елның иҗади шәхесе". Премия экспертлары катнашучыларның резюмесын бәяләде, аның нигезен 2019-21 елларда аларның казанышлары, шулай ук иҗади видеопрезентация тәшкил итте.
«Ел чит ил студенты» номинациясендә җиңү өчен Башкорт дәүләт университетының башкорт филологиясе, көнчыгышны өйрәнү һәм журналистика факультеты студенты Кимпеди Жарни Варнель көрәшәчәк. Студент университетның һәм республиканың мәдәни һәм иҗтимагый тормышында актив катнаша, чит ил кешеләре өчен әзерлек бүлекләре оештыра, җиңел атлетика, бокс һәм мини-футбол буенча республика ярышларында призлы урыннар яулый. Студент шулай ук Башкортстан Республикасында милләтара мәдәният фестивальләрендә даими катнаша.

Уфа дәүләт авиация техник университетының гадәттән тыш хәлләрдә саклау факультеты студенты Камилә Чувашаева «Ел интеллекты» номинациясендә финалчы булды. Автордашлыкта студент кыз ЭВМ өчен «Рекреацион нагрузкалар исәбе» программасын эшләгән һәм теркәгән, фәнни басмаларда мәкаләләре бар.

Башка номинацияләрдә дә иң сәләтле студентлар көч сынаша.

 


#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Башкортстан студентлары — финалда!
Башкортстан студентлары — финалда!
Автор:
Читайте нас: