+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
15 декабрь 2021, 09:01

Гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр 123кә җитте

Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов, гомумдәүләт проектында катнашу предприятиеләргә үз эшләрен эксперт күзлегеннән карарга, югалтуларны бетерергә, эш процессларын оптимальләштерергә һәм яңа базарларга чыгарга мөмкинлек бирә, дип исәпли.

Гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр 123кә җитте
Гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр 123кә җитте

Башкортстанда тагын ике предприятие «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектына кушылды. Алар - «Бөре сөт продуктлары җитештерү комбинаты» һәм «Капман» җәмгыятьләре. Шулай итеп, төбәктә гомумдәүләт проектында катнашучылар саны 123кә кадәр артты.  

 
Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов, гомумдәүләт проектында катнашу предприятиеләргә үз эшләрен эксперт күзлегеннән карарга, югалтуларны бетерергә, эш процессларын оптимальләштерергә һәм яңа базарларга чыгарга мөмкинлек бирә, дип исәпли.

"Сакчыл җитештерү инструментларын кертү продукциянең үзкыйммәтен киметергә, предприятиенең көндәшлеккә сәләтен һәм хезмәткәрләрнең квалификациясен күтәрергә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта хезмәткәрләрне укытуга һәм сакчыл җитештерү проектларын гамәлгә кертүгә бөтен чыгымнарны дәүләт үз өстенә ала, — ди Айрат Фәхретдинов.

Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәктәге компетенцияләр узәге экспертлары предприятиеләрдә җитештерү торышына диагностика үткәрәчәк, нечкә урыннарны ачыклаячаклар һәм яхшыртуларны гамәлгә кертү өчен пилот участокларын билгеләячәкләр. Шуннан соң предприятиеләр хезмәткәрләреннән торган эшче төркем формалаштыру һәм укыту башланачак. Киләчәктә алар алган белемнәрен тәҗрибәдә кулланып кына калмыйча, барлык персоналны да сакчыл җитештерү принципларына өйрәтә алачаклар.

Билгеле булуынча, «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның 2018 елдагы май указы нигезендә расланган һәм илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга 5 процентка арттыру өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

Фото: mgazeta.com

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр 123кә җитте
Гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләр 123кә җитте
Автор:
Читайте нас: