0 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
16 декабрь 2021, 09:01

"Офис процесслары фабрикасы" нәтиҗәне арттырачак

Башкортстанда ил Президенты Владимир Путин билгеләгән "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проекты кысаларында "Офис процесслары фабрикасы" ачылды һәм сертификатланды. 

"Офис процесслары фабрикасы" нәтиҗәне арттырачак
"Офис процесслары фабрикасы" нәтиҗәне арттырачак

Хезмәткәрләр төрле хәлләрдән чыгу юлларын да белергә тиеш.

  Башкортстанда ил Президенты Владимир Путин билгеләгән "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проекты кысаларында "Офис процесслары фабрикасы" ачылды һәм сертификатланды. Хәзер үз хезмәтенең нәтиҗәлелеген предприятиеләрнең инженер-техник персоналы гына түгел, офис хезмәткәрләре дә күтәрә алачак.

- 2019 елдан Башкортстан хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә Төбәк компетенцияләр үзәге базасында «Процесслар фабрикасы» эшли, анда гомумдәүләт проектында катнашучыларның эш предприятиеләре белем ала. Хәзер Федераль компетенцияләр үзәге ярдәмендә без аның функционалын киңәйттек һәм "офис процесслары фабрикасын" төзедек. Сатып алу документларын рәсмиләштерү мисалында катнашучылар сакчыл җитештерү инструментларын кулланырга өйрәнәчәк һәм процессны камилләштерү юлларын аңлаячак, - диде республика Хөкүмәте Премьер-министрының беренче урынбасары, Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министры Рөстәм Моратов.

"Офис процесслары фабрикасында" тренерлар оешмаларда барлыкка килә торган реаль хәлләрне тикшерәләр, хезмәткәрләрне сакчыл җитештерү инструментларына өйрәтәләр, гадәти бурычларны үтәгәндә нәтиҗәлелекне ничек арттырырга мөмкин булуын практикада күрсәтәләр.

Катнашучыларга документларның күчешен ничек оптимальләштерергә, эшләп бетерүгә документлар кайтару санын киметергә, офис мәйданнарын кыскартырга, дип сөйлиләр.

"Офис процесслары фабрикасы" нәтиҗәне арттырачак
"Офис процесслары фабрикасы" нәтиҗәне арттырачак
Автор:
Читайте нас: