+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
17 декабрь 2021, 09:00

Туймазы колледжына яңа җиһазлар кайтты

Туймазы индустриаль училищесына «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында Kemppi (Финляндия) эретеп ябыштыру җиһазларының биш комплекты китерелде

Туймазы колледжына яңа җиһазлар кайтты
Туймазы колледжына яңа җиһазлар кайтты

Туймазы индустриаль училищесына «Мәгариф» гомумдәүләт проекты кысаларында Kemppi (Финляндия) эретеп ябыштыру җиһазларының биш комплекты китерелде

 
Аны бирегә Уфада узган WorldSkills чемпионатыннан соң тапшырдылар.

- Колледжның укыту-гамәли остаханәсендә алты миллион сумлык аргон-дуг һәм ярымавтоматик эретеп ябыштыру аппаратларын урнаштырдык. Производствога өйрәтү остасы Лариса Галиева сүзләренә караганда, хәзер аларда студентлар төрле металл белән эшли алачак. Әйтик, алюминийны эретеп ябыштырырга өйрәнәчәкләр.

Заманча җиһазларда эшләргә өйрәнү студентларның алдагы WorldSkills чемпионатларында җиңүгә өметләрен һәм чыгарылыш сыйныф укучыларының хезмәт базарында көндәшлеккә сәләтлелеген арттырыр дип көтелә.

Фото: Ләйсән Хәйдәрова.
 
Туймазы колледжына яңа җиһазлар кайтты
Туймазы колледжына яңа җиһазлар кайтты
Автор:
Читайте нас: