+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 декабрь 2021, 09:03

Башкортстанда экспортчыларга ярдәм чаралары каралган

Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы экспортерларга товарларны транспортлауга, шул исәптән экспортка пилот партияләрен транспортлауга бәйле чыгымнар өлешен каплауга, шулай ук Башкортстан территориясендә җитештерелгән товарларны экспортка чыгаруга бәйле чыгымнар өлешен каплауга төбәк бюджетыннан субсидияләр бирү буенча гаризалар кабул итә.

Башкортстанда экспортчыларга ярдәм чаралары каралган
Башкортстанда экспортчыларга ярдәм чаралары каралган

Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министрлыгы экспортерларга товарларны (продукцияне) транспортлауга, шул исәптән экспортка пилот партияләрен транспортлауга бәйле чыгымнар өлешен каплауга, шулай ук Башкортстан территориясендә җитештерелгән товарларны экспортка чыгаруга бәйле чыгымнар өлешен каплауга (халыкара сертификатлау) төбәк бюджетыннан субсидияләр бирү буенча гаризалар кабул итә.

- Безнең өчен экспортка чыгуга кагылышлы барлык мәсьәләләрне җентекләп өйрәнергә кирәк, шул исәптән экспортерларга товарларны транспортлауга бәйле чыгымнар өлешен каплауга төбәк бюджетыннан субсидияләр бирүне дә. Бу мәсьәләдә вак-төяк юк, ярдәм һәм консультацияләр чараларының һәркайсы, нәтиҗәдә, бердәм конъюнктурага берләшә, - дип билгеләде тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева.

Экспорт эшкуарлыгына ярдәм итүнең әлеге механизмы «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты һәм «Башкортстан Республикасында экспортны үстерү» төбәк проекты кысаларында Башкортстанда өченче ел гамәлгә ашырыла. Программа Башкортстан икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча беренче чираттагы чаралар исемлегенә керде. 2021 елда субсидиянең максималь күләме - бер мөрәҗәгать итүчегә тотылган чыгымнар суммасының 80 процентына кадәр һәм 2 миллион сумнан да артык түгел.

Фото: "Башинформ" агентлыгы

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Башкортстанда экспортчыларга ярдәм чаралары каралган
Башкортстанда экспортчыларга ярдәм чаралары каралган
Автор:
Читайте нас: