+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
21 декабрь 2021, 09:58

Башкортстан мае чит илләрне “яулый”!

Тугыз айда экспортка 236 миллион долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе озатылган.

Башкортстан мае чит илләрне “яулый”!
Башкортстан мае чит илләрне “яулый”!

Тугыз айда экспортка236 миллион долларлык авыл хуҗалыгы продукциясе озатылган.

Русия Президенты Владимир Путинның 2024 елга кадәр Русия Федерациясен үстерүнең гомумдәүләт максатлары һәм стратегик бурычлары турындагы Указына ярашлы кабул ителгән «Халыкара кооперацияне һәм экспортны үстерү» гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда 5 төбәк проекты тормышка ашырыла. Шуларны гамәлгә кую өчен алты ел дәвамында федераль казнадан 5 миллиард сумга якын акча бүленергә тиеш.

Башкортстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре хәзер чит төбәкләргә байтак күләмдә азык-төлек сата башлады. Билгеле булуынча, республикада ашлык, ит, кош ите, сөт үз ихтыяҗларыбызга караганда күбрәк җитештерелә. Республика Иран, Мисыр, Төркия, Израиль, Азәрбайҗан, Бангладеш, Германия, Латвия, Бельгия, Согуд Гарәбстаны, Литва, Шри-Ланка, Монголия, Белоруссия, Казахстанга үз продукциясен озата.

Республика агросәнәгать предприятиеләре экспортының зур өлешен май продукциясе (үсемлек мае) тәшкил итә. 2021 елның тугыз аенда Башкортстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре 236,6 миллион долларлык продукция экспортлаган. Бу планлаштырылганнан 70 миллион долларга күбрәк, дип хәбәр иттеләр Башкортстан авыл хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәтендә. Башкортстан Хөкүмәте вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов сүзләренә караганда, экспортның зур өлешен югары өстәмә бәяле продукция тәшкил иткән. Димәк, экспорт товарларының күпчелеге чимал түгел, ә эшкәртелгән продукция.

Хәбәр ителүенчә, ике ел элек безнең республика киләчәктә экспортта ашлык өлешен киметә барып, үсемлек майларына, шикәргә һәм сорау белән файдаланучы башка товарларга өстенлек бирәчәк, дип белдергәннәр иде Хөкүмәттә.

«2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында чит илләргә озатылган барлык продукция күләменең 72 процентын май продукциясе тәшкил итте, аның гомум суммасы 173 миллион долларга бәяләнә. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, республикада май продукциясе төбәк халкына кирәк булганга караганда алты тапкыр күбрәк җитештерелә», - дип хәбәр итте Илшат Фазрахманов.

Республиканың экспорт белән шөгыльләнүче предприятиеләре транспорт чыгымнарын каплауга дәүләт ярдәме ала, дип билгеләп үттеләр рес­публиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында. Әйтик, Башкортстан Хөкүмәте беренче тапкыр үз продукциясен экспортлаучы предприятиеләргә транспорт чыгымнарын кайтара башлады. Бу кече һәм уртача бизнес вәкилләренә республикада җитештерелгән товарларны дөнья базарына чыгаруга ярдәм йөзеннән тормышка ашырыла. Бизнес әлеге чыгымнарның 1 миллион сумына кадәр өмет итә ала. Тәүге партия товар өчен субсидия 500 мең сумга кадәр каралган. Бу - аеруча азык-төлек экспортерларына нәтиҗәле ярдәм. Дәүләт ярдәме «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты кысаларында күрсәтелә. Быел республиканың җиде компаниясе 18,6 миллион сум субсидия алды.

Билгеле булуынча, Башкортстан компанияләренең чимал булмаган экспорты күләме 2021 елның гыйнвар-сентябрь айларында 43 процентка арткан һәм 1,8 миллиард АКШ долларына җиткән. Чимал булмаган товарлар хәзер республиканың барлык экспорт әйләнешенең 68,1 процентын тәшкил итә. Гомумән алганда, агымдагы елның тугыз аенда Башкортстанның тышкы сәүдә әйләнеше 3,4 миллиард АКШ доллары тәшкил иткән, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 28 процентка күбрәк.

Бүгенге көндә Башкортстанда экспортка юнәлеш тоткан 800гә якын предприятие эшли. Шуларның 650се кече һәм урта предприятие санала. Шул ук вакытта республика экспортының 90 процентын 20 зур предприятие тәэмин итә. Тышкы икътисади элемтәләр һәм конгресс эшчәнлеге буенча дәүләт комитеты мәгълүматларыннан күренүенчә, әлегә республика экспорты структурасында чимал, нефть химиясе, машиналар төзү продукциясе өстенлек итә. «Хәзер безнең бурыч - кече предприятиеләргә ярдәм итү, гомум экспорт күләмендә аларның өлешен арттыру», - дигән иде үзенең бер чыгышында республика җитәкчесе Радий Хәбиров. 2024 елга экспортка эшләүче кече предприятиеләр санын 1302гә җиткерү максаты куела.

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Башкортстан мае чит илләрне “яулый”!
Башкортстан мае чит илләрне “яулый”!
Автор:
Читайте нас: