+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 декабрь 2021, 08:43

Өлкәннәрнең тормышын яхшырту буенча чаралар күрелә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәтенең чираттагы утырышын уздырды, анда 2021-25 елларга өлкән буын гражданнар мәнфәгатьләрендә гамәлләр стратегиясенең икенче этабын тормышка ашыру буенча чаралар планы расланды.

Өлкәннәрнең тормышын яхшырту буенча чаралар күрелә
Өлкәннәрнең тормышын яхшырту буенча чаралар күрелә

Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры Андрей Назаров республика Хөкүмәтенең чираттагы утырышын уздырды, анда 2021-25 елларга өлкән буын гражданнар мәнфәгатьләрендә гамәлләр стратегиясенең икенче этабын тормышка ашыру буенча чаралар планы расланды. Исегезгә төшерәбез, Русия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча 2016 елда Русия Федерациясендә өлкән буын гражданнар мәнфәгатьләрен яклау буенча 2025 елга кадәр Стратегия эшләнде.

- Безнең республика халык саны буенча Русиядә 7нче урында тора. Агымдагы елның 1 гыйнварына 4 миллионнан артык кеше яши, шуларның чиреге - 1 миллионнан артык кеше - пенсия алды һәм пенсия яшендәгеләр, - дип билгеләде Андрей Назаров. - Хәзер аралашуга, спорт, мәгариф, иҗат белән шөгыльләнүгә ихтыяҗны саклап калган өлкән буын гражданнарына карата социаль сәясәтнең яңа, нәтиҗәлерәк моделенә ихтыяҗ формалашты. Без системалы рәвештә үзебезнең өлкән яшьтәге кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча чаралар күрүне дәвам итәбез.

Республикада 39 гериатрия кабинеты ачылды, "Башкортстанда озын гомер" республика Башлыгы проекты эшли башлады, социаль туризм үсә, тәрбиягә мохтаҗ кешеләрне урнаштыру өчен яңа технологияләр кертелә.

Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр иткәнчә, "Демография" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында куелган максатлар нигезендә, өстенлекле бурычлар - кешеләрнең сәламәтлеген һәм иминлеген саклау, 2030 елга 78 яшькә кадәр көтелгән гомер озынлыгын арттыру билгеләнгән.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Өлкәннәрнең тормышын яхшырту буенча чаралар күрелә
Өлкәннәрнең тормышын яхшырту буенча чаралар күрелә
Автор:
Читайте нас: