Русия Мәгариф министрлыгы ярдәмендә тормышка ашырылган “Экокласс.рф” бөтенрусия порталы, илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә кертелгән "Мәгариф" һәм "Экология" гомумдәүләт проектлары кысаларында "Минем яшел мәктәп" Бөтенрусия экологик проектлар конкурсын башлап җибәрде.
Конкурсның максаты - укучыларны экологик проблемаларны хәл итүгә җәлеп итү.
Конкурс уку йортларын берничә юнәлеш буенча “яшелләр” итәргә ярдәм итәчәк: калдыклар белән җаваплы эш итү һәм ресурсларны саклау; биналарны яшелләндерү, мәктәп һәм югары уку йортлары территориясен рациональ файдалану; су саклау һәм суның сыйфатын яхшырту; энергияне сак тоту һәм энергия нәтиҗәлелеге; экологик агарту.
Катнашу өчен рәсми сайтта теркәлергә кирәк. Эксперт комиссиясе бәяләве буенча иң күп балл җыйган ун мәктәп тематик бүләкләр алачак. Иң яхшы тәҗрибәләр проектның йомгаклау җыентыгына керәчәк, ә конкурста катнашучыларның барысы да дипломнар алачак.
Фото: bash.news