+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 гыйнвар 2022, 10:41

Башкортстаннан 140 предприятие гомумдәүләт проектында катнашачак

Проектта катнашучы предприятиеләр саны узган елдагыдан күпкә югары булачак.

Башкортстаннан 140 предприятие гомумдәүләт проектында катнашачак
Башкортстаннан 140 предприятие гомумдәүләт проектында катнашачак

2022 елда Башкортстанның 140 предприятиесе «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашачак. Бу хакта Башкортстан Республикасының Икътисади үсеш һәм инвестицион сәясәт министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

- Республика Хөкүмәте үз алдына һәр предприятиенең гомум икътисады һәм эшчәнлеге нәтиҗәлелеге буенча бурыч куя, шуңа күрә «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты безнең өчен төп өстенлекләрнең берсе булып тора. 2022 елга без әлеге проектка җәлеп итәргә теләгән 140 предприятиегә бурыч куябыз, - дип билгеләп үтте икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министры Рөстәм Моратов.

Хәзер Башкортстан катнашучы предприятиеләр саны буенча 2021 елга куелган планны 40 процентка узып киткән. Рөстәм Моратов шулай ук республика гомумдәүләт проекты чараларын гамәлгә ашыру буенча Русия субъектлары рейтингында лидерларның берсе булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, Башкортстан гомумдәүләт проектында катнашучы предприятиеләрнең өйрәтелгән хезмәткәрләре саны буенча илдә беренче урынны алды.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проекты буенча илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлегенең 5 процентка артуы өчен шартлар тудырылырга тиеш. Бизнеска ярдәм итү өчен чаралар комплексы эшләнде, шул исәптән предприятиеләр эше буенча экспертларны финанс стимуллаштыру һәм консультацияләр. Русия Президенты Владимир Путин тәкъдим иткән гомумдәүләт проектлары 2019 елда старт алды.

Фото: proural.info

 
 
Башкортстаннан 140 предприятие гомумдәүләт проектында катнашачак
Башкортстаннан 140 предприятие гомумдәүләт проектында катнашачак
Автор:
Читайте нас: