+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
17 гыйнвар 2022, 09:07

Лизинг фонды җиһазлар һәм техникага заявкалар кабул итә

Конкурста сайлап алуга заявкаларны, Лизинг фондының тотучысы буларак, Башкортстан Республикасы Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү агентлыгы кабул итә. Сайлап алуда эшкуарлар һәм үз-үзләрен мәшгуль итүчеләр катнаша ала. Документлар 10 февральгә кадәр кабул ителә.

Ярдәм Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында бирелә.

- Хәзерге вакытта Лизинг фонды күләме 183 миллион сум тәшкил итә, ә гамәлдәге портфель - 33 лизинг килешүе буенча 121 миллион сум. Узган елда Башкортстан икътисадының тотрыклылыгын арттыру буенча өченче пакет кысаларында без Лизинг фондын 60,5 миллион сумга арттырдык. 30га якын лизинг алучысына ярдәм күрсәтергә исәп тотабыз, - дип билгеләп үтте Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.

Конкурска документлар көн саен 09.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр (13.00 сәгатьтән 14.00 сәгатькә кадәр тәнәфес) түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Уфа шәһәре, К. Маркс урамы, 37, 2 корп., 2 кат, 202нче бүлмә. Рәсми сайт: www.gf-cmbrb.ru. Телефон: (347) 224-99-99, өстәмә - 600, 601, 602, 603, 604. E-mail: [email protected]

Фото: .gf-cmbrb.ru.

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Лизинг фонды җиһазлар һәм техникага заявкалар кабул итә
Лизинг фонды җиһазлар һәм техникага заявкалар кабул итә
Автор:
Читайте нас: