+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
20 гыйнвар 2022, 09:12

Гомумдәүләт проектларына 35 миллиард сум бүленәчәк

Бу бик күп башлангычларга нигез салачак.

Гомумдәүләт проектларына 35 миллиард сум бүленәчәк
Гомумдәүләт проектларына 35 миллиард сум бүленәчәк

Быел Башкортстанда гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыруга рекордлы сумма - якынча 35 миллиард сум бүленәчәк. Бу хакта социаль челтәрләрдә республика Хөкүмәте вице-премьеры Илшат Таҗетдинов хәбәр итте.

"Бу елларда максималь сумма каралган - 35 миллиард сумга якын. Шуның 27 миллиард сумын федераль бюджет финанслаячак, - диде вице-премьер. - Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән гомумдәүләт проектларыннан нәрсә көтәргә? Модульле 44 ФАП, сәламәтлек саклау системасы өчен 85 автомобиль һәм 1000 берәмлек җиһазлар сатып алыначак. Уфа, Баймак, Кырмыскалы һәм Дуван районнарында дүрт поликлиника, шулай ук Мәчетле районындагы дәваханә, Уфаның "Затон-Көнчыгыш" бистәсендәге мәктәп төзелеше башланачак.

Моннан тыш, гомумдәүләт проектларын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Стәрлетамак һәм Уфада гимназияләрне реконструкцияләү, Балалар онкологиясе һәм гематология үзәген төзү дәвам итәчәк. Өстәвенә, Уфа курчак театрын заманчалаштыру башлана.

"Әлбәттә, юл төзелеше буенча да зур планнар бар. Болар - «Бөре - Тастүбә - Сатка» автоюлы, Уфадан «Урал» М-5 трассасына Көнчыгыш чыгу юлы. Акцент, шулай ук, паркларны һәм скверларны төзекләндерүгә ясала. «Русия яшьләре», «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» һәм «Туристлык инфраструктурасын үстерү» кебек яңа проектлар да барлыкка килде. Аларны гамәлгә ашыруга тулысынча һәм ныклап керешү мөһим», - диде Илшат Таҗетдинов.

Фото: asmo-rb.ru

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Гомумдәүләт проектларына 35 миллиард сум бүленәчәк
Гомумдәүләт проектларына 35 миллиард сум бүленәчәк
Автор:
Читайте нас: