+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 гыйнвар 2022, 09:02

Яман шешне нәтиҗәле дәвалауга янә бер адым

Илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган гомумдәүләт проектлары кысаларында Башкортстанда өч ел эчендә онкология белән көрәшкә 4,3 миллиард сум юнәлтелгән. Шуларның 2,9 миллиард сумы - федераль бюджеттан бүленгән акча.

Онкология - заманның көнүзәк проблемасы. Башкортстанда әлеге авыруны профилактикалау һәм дәвалауга җитди игътибар бирелә. Күптән түгел Уфада Республика клиник онкология диспансерының тугыз катлы яңа корпусын төзеделәр, аны заманча җиһазлар белән тәэмин иттеләр.

Нур терапиясе өчен югары энергетик тизләнеш аппараты иң катлаулы процедураларны югары төгәллек белән башкарырга, пациент һәм медикларга нур йөкләнешен киметергә мөмкинлек бирә. Безнең Башкортстанда шундый ике комплекс бар, икесе дә Республика клиник онкодиспансерында 2021 елның февраленнән бирле эшли. Бу вакыт эчендә табиблар аларда 18 меңнән артык дәвалау процедурасы уздырган.

Быел да “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында Республика онкодиспансеры авыруларга ярдәм күрсәтү өчен җиһазлар сатып алырга планлаштыра.

Фото: mgazeta.com

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Яман шешне нәтиҗәле дәвалауга янә бер адым
Яман шешне нәтиҗәле дәвалауга янә бер адым
Автор:
Читайте нас: