-7 °С
Болытлы
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Новости
25 гыйнвар 2022, 01:20

Кешеләрне инандыру мөһим

Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә “Роспотребнадзор”ның төбәк идарәсе җитәкчесе Анна Казак “Демография” гомумдәүләт проектының “Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту” федераль проектын гамәлгә ашыру турында сөйләде.

Кешеләрне инандыру мөһим
Кешеләрне инандыру мөһим

Аерым алганда, ул Башкортстанның әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча биш пилот төбәкнең берсе булуын хәбәр итте.

“Ел саен халыкның фактта туклануын һәм аның сәламәт туклану принципларына туры килүен бәяләү, кибет киштәләрендә тәкъдим ителгән азык-төлек продукциясенең сыйфат күрсәткечләренә лаборатор контроль, туклануның төбәк үзенчәлекләрен тикшерү үткәрелә. Әлеге проект кысаларында республикага федераль бюджеттан акча бүленә. Өч елда 17,5 миллион сумнан артык акча үзләштерелгән, 58 меңнән артык азык-төлек продукциясе тикшерелгән”, — диде Анна Казак.

“Җәмәгать сәламәтлеген ныгыту” федераль проектын тормышка ашыруның аерым юнәлеше — балаларны тукландыру. Ведомство җитәкчесе 1-4нче сыйныф укучылары өчен, сөт продукциясен һәм йод белән баетылган икмәк-күмәч ризыкларын кертеп, ике атналык меню эшләү һәм раслау турында карар кабул ителүен билгеләп үтте.

Ведомство җитәкчесе малайларның тән авырлыгы индексы буенча нормадан артып китүе кызларныкына караганда ешрак очравын белдерде. Гомумән алганда, халык белән аңлату һәм мәгълүмати эш алып бару аерым әһәмияткә ия.

“Болар барысы да бик мөһим. Ничек кенә тырышсак та, бала башка ризыкка ияләшсә, ул беркайчан да парда пешкән котлетны ашамаячак. Безнең бурыч — бу эшне алып бару, пропагандалау һәм кешеләрне инандыру, моның белән шөгыльләнергә кирәк”, — диде Радий Хәбиров.

Фото: bashinform.ru

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Кешеләрне инандыру мөһим
Кешеләрне инандыру мөһим
Автор:
Читайте нас: