+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
26 гыйнвар 2022, 10:01

Пластик шешә капкачлары ярдәмгә ашыга!

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы "Экология" гомумдәүләт проектында төп юнәлешләрнең берсе — чисталык урнаштыру, җитештерү һәм куллану калдыклары белән нәтиҗәле эш итү буенча федераль программа.

Пластик шешә капкачлары ярдәмгә ашыга!
Пластик шешә капкачлары ярдәмгә ашыга!

Октябрьский шәһәренең 18нче балалар бакчасы тәрбиячеләре, әти-әниләр, волонтерлар республикада оештырылган “Крышечки спешат на помощь” экологик хәйрия акциясендә актив катнашты.

Пластик шешә капкачлары тапшырудан җыелган акча Республика клиник онкология диспансерының онкология бүлеге өчен заманча каталка сатып алуга юнәлтеләчәк.

"Мәрхәмәтле йөрәкләр" волонтерлык отряды вожатыйлары зур агитация эшләре алып барды: җыюның барлык оештырылу нечкәлекләрен, таләпләрне өйрәнде, ата-аналар өчен капкачлар җыю буенча белешмәләр бастырды, волонтерларга һәм яшьләргә экологик акция башлану турында аңлатты. Акция кысаларында калдыкларны аерым җыюга, икенчел чималны эшкәртүгә игътибар юнәлтелә. Барлыгы 5 мең капкач җыелган.

Бу хәйрия акциясе беренчегә генә үткәрелми. Мәсәлән, 2018 елда биредә “Полезные крышечки” акциясе кысаларында 2 мең капкач җыелган, ятим балаларга ярдәм ителгән. Проект һәркемне башкалар турында хәстәрлек күрергә, ярдәм күрсәтергә чакыра.

Фото: darudar.org

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

 

 

Пластик шешә капкачлары ярдәмгә ашыга!
Пластик шешә капкачлары ярдәмгә ашыга!
Автор:
Читайте нас: