+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
1 февраль 2022, 09:38

Сәләтле балалар күбрәк булсын!

Башкаланың өстәмә белем бирү учреждениеләрендә янә 709 урын булдырылачак.

Сәләтле балалар күбрәк булсын!
Сәләтле балалар күбрәк булсын!
Аларда гражданлык-патриотик, рухи-әхлакый тәрбия бирүгә һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалауга юнәлтелгән социаль әһәмиятле 129 проект тормышка ашырыла.

Президент Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Мәгариф” гомумдәүләт проекты кысаларындагы “Һәр баланың уңышы” төбәк проектында катнашу белем бирү оешмаларында өстәмә урыннар булдыру, шулай ук, кирәкле җиһазлар алу мөмкинлеге бирә.

Проект барлык юнәлешләрдә өстәмә белем бирү эчтәлеген яңартуны, белем бирү программаларының сыйфатын күтәрүне һәм аларны челтәрле формада гамәлгә ашыруны күз уңында тота, алар төрле белем бирү ихтыяҗлары булган балаларның заман таләпләренә һәм мәнфәгатьләренә җавап бирсен, инфраструктураны модернизацияләү һәм педагогик кадрларның һөнәри осталыгын камилләштерү өчен эшләнә.

Башкаладагы өстәмә белем бирү оешмаларында “Һәр баланың уңышы” проекты 2020 елдан тормышка ашырыла. Техник, социаль-гуманитар, сәнгать, мәдәният, туристлык-туган якны өйрәнү юнәлешләре буенча үсеш алган программаларны тормышка ашыру өчен җиһазлар сатып алу исәбенә 1395 өстәмә урын булдыру мөмкинлеге тудырылды. Узган елда алты өстәмә белем бирү учреждениесендә тагын 300 урын булдырылган.

Агымдагы елда техник, туристлык-туган якны өйрәнү, табигый-фәнни юнәлешләргә караган өстәмә гомуми белем бирү программалары буенча 709 яңа урын булдырылачак.

 
Фото:ufa.vibirai.ru
 
Сәләтле балалар күбрәк булсын!
Сәләтле балалар күбрәк булсын!
Автор:
Читайте нас: