+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
3 февраль 2022, 13:08

Инфекцияне бик тиз ачыклап булачак

Узган елда Русиядә милләтнең сәламәтлеген саклауга юнәлтелгән «Санитар щит» дигән федераль проект эшләнде һәм расланды.

Инфекцияне бик тиз ачыклап булачак
Инфекцияне бик тиз ачыклап булачак

Бу эшләр Владмир Путин тарафыннан булдырылган "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла.
Хөкүмәт вице-премьеры Татьяна Голикова билгеләп үткәнчә, узган елда илдә биш инфекцияне 60 минут эчендә диагностикалау өчен җиде тест уйлап тапканнар.

"Дүртесе производствога кертелгән инде, икесе – гамәлгә кертү стадиясендә. Шулай ук, без 14 секвенлаштыру үзәге эшчәнлеген тәэмин иттек һәм сигез яңа үзәк җиһазладык, секвенлаштыру буенча беренче санлы мәгълүматлар платформасын булдырдык, 15 ПЦР-диагностика үзәген ныгыттык, лабораторияләрнең куәтен ике тапкыр арттырдык. Бу тикшеренүләр вакытын кыскартырга һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталына нәтиҗәләрне тиз арада тапшыруны тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Аннан 24 миллион кеше файдаланды да инде. Болардан тыш, эпидемия шартларында тармакларның эшләү кагыйдәләрен эшләдек», - диде Голикова Хөкүмәттә узган киңәшмәдә.

Быел галимнәр куркыныч инфекцияләрне алга таба да өйрәнергә ниятли. Тиз һәм нәтиҗәле вакциналар булдыру өчен дүрт платформа әзерләнгән. Әлеге эшчәнлек нәтиҗәсе 2024 елга халыкның 80 процентына ВИЧ-инфекциягә тест ясарга һәм 43 инфекциягә тиз тестлар кертергә мөмкинлек бирәчәк.

Фото: Башинформ

Инфекцияне бик тиз ачыклап булачак
Инфекцияне бик тиз ачыклап булачак
Автор:
Читайте нас: