“Уральский лес” җәмгыятендә гомумдәүләт проекты кысаларында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру буенча махсус проект гамәлгә ашырылган. Нәтиҗәдә фанера җитештерү 10 процентка арткан.
Алты ай дәвамында предприятиедә сакчыл җитештерү инструментлары кулланылган.
- Башкортстанның хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә төбәк компетенцияләр үзәге экспертлары ярдәме белән предприятиедә «тар урыннар» ачыкланды һәм, яңа сакчыл технологияләр кулланып, процессның нәтиҗәлелеген арттыруга ирешелде. , — дип билгели икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.
Аның сүзләренә караганда, элек еш кына зур форматлы фанера ясау планы үтәлмәгән булган.
Фото: Башкортстан Хөкүмәте
#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан