+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
7 февраль 2022, 09:38

“Агростартап” программасы буенча Башкортстан фермерлары 125,4 миллион сум дәүләт ярдәме алачак

Авылда кече һәм урта эшкуарлыкны актив үстерү өчен шартлар тудыру агросәнәгать комплексы өлкәсендә дәүләт сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.

“Агростартап” программасы буенча Башкортстан фермерлары 125,4 миллион сум дәүләт ярдәме алачак
“Агростартап” программасы буенча Башкортстан фермерлары 125,4 миллион сум дәүләт ярдәме алачак

Әйтик, быел яңа гына эшли башлаган авыл эшкуарлары арасында иң популяр программаларның берсе булган “Агростартап” линиясе буенча республикада дәүләт ярдәме 125,4 миллион сум тәшкил итәчәк.

Программа илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан булдырылган “Кече һәм урта эшкуарлыкка ярдәм” гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырыла. Әлеге проект ярдәмендә өч ел эчендә республикада 232 фермер хуҗалыгы төзелде.

- Төбәкнең азык-төлек һәм эшкәртү сәнәгате бүген төп ризык продуктларының бөтен ассортиментын диярлек җитештерә, - дип билгеләп үтте Башкортстан Хөкүмәтенең вице-премьеры, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Авыл хуҗалыгы эшкәртүендә төп “үсеш нокталары” булып кош ите, он, сырлар, күп кенә яшелчәләр һәм ярмалар җитештерү юнәлешләрен үстерү тора. Республикада бу төр продукция әлегә җитәрлек җитештерелми.

Белешмә. Быел "Агростартап" конкурсына документлар кабул итүне Башкортстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы февральдә башларга планлаштыра. Кирәкле мәгълүмат аграр ведомствоның рәсми сайтында урнаштырылачак.

Фото: bash.news

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

“Агростартап” программасы буенча Башкортстан фермерлары 125,4 миллион сум дәүләт ярдәме алачак
“Агростартап” программасы буенча Башкортстан фермерлары 125,4 миллион сум дәүләт ярдәме алачак
Автор:
Читайте нас: