-5 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Новости
9 февраль 2022, 09:27

Табигатьне саклауга үз өлешеңне керт!

Башкортстанның сулы-сазлы җирләрен белү викторинасында катнашучыларга 20 сорауга җавап бирергә кирәк булачак.

Табигатьне саклауга үз өлешеңне керт!
Табигатьне саклауга үз өлешеңне керт!

Республиканың Аеруча саклана торган табигый территорияләре дирекциясе Башкортстанның табигать парклары белән берлектә сулы-сазлы җирләрен белүгә викторина башлап җибәрде. Бу хакта Башкортстан Табигатьтән файдалану һәм экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Викторина нәтиҗәләре 22 мартта Бөтендөнья Су ресурслары көнендә ясалачак.

Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Экология” гомумдәүләт проекты кысаларында оештырылган чара Бөтендөнья Сулы-сазлы җирләр көненә туры китерелгән һәм җәмәгатьчелек игътибарын бу экосистемаларга җәлеп итүгә юнәлтелгән. Викторинаны үткәрү вакыты — агымдагы елның 2 февраленнән 22 мартына кадәр.

Викторина “Матур дөньяда матур балалар” хәйрия фонды ярдәме белән “Туфрак катламын һәм үсемлекләрнең төрлелеген саклау. “Ирәмәл” табигать паркы сукмакларында туфрак деградациясен булдырмау" проекты кысаларында үткәрелә.

Викторинада катнашучыларга махсус әзерләнгән 20 сорауга җавап бирергә туры киләчәк. Һәр сорау өчен оештыручылар аерым видео әзерләгән. Викторина тәмамланганнан соң, 12 сорауга дөрес җавап биргән катнашучылар электрон адресларына сертификат алачак.

Фото: rgo.ru

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Табигатьне саклауга үз өлешеңне керт!
Табигатьне саклауга үз өлешеңне керт!
Автор:
Читайте нас: