+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
10 февраль 2022, 08:58

Һәр буразнасы игенле булсын

Башкортстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 2019 елдан 2021 елга кадәр, «Росагролизинг» дәүләт кампаниясенең ташламалы шартларыннан файдаланып, 1057 берәмлек авыл хуҗалыгы техникасы сатып алган.

Һәр буразнасы игенле булсын
Һәр буразнасы игенле булсын

8 февральдә агрономия конференциясендә билгеләп үтелгәнчә, лизинг ярдәмендә республика хуҗалыкларында 141 яңа трактор, 122 ашлык җыю һәм 26 азык җыю комбайны, 141 туфрак эшкәртү машинасы, 56 чәчкеч һәм чәчү комплексы, 86 тулай ургыч, 110 йөк автомобиле, 46 сиптергеч һәм 300дән артык мал азыгы хәзерләүнең башка төр техникасы эшли башлады. Бу "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылган нәтиҗәле эш буларак билгеләнде.

- Ташламалы лизинг - ул авыл хуҗалыгы предприятиесенең, фермер хуҗалыгының техник паркын яңарту, модернизацияләү мөмкинлеге, - ди Башкортстан Хөкүмәте Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы министры Илшат Фазрахманов. - Шулай итеп, ашламалар, орлык, ягулык-майлау материаллары сатып алуга акчаны актуаль чыгымнарга тотарга мөмкин.

Сүз уңаенда, лизинг техникасын сатып алганнан соң, АПКның техник паркын яңарту республика программасы кысаларында чыгымнарның 50 процентына кадәр компенсациягә исәп тотып була.

Фото: pravitelstvorb.ru

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Һәр буразнасы игенле булсын
Һәр буразнасы игенле булсын
Автор:
Читайте нас: