+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 февраль 2022, 10:05

Күргәзмәдә катнашу офыкларны киң итә

2022 елның 5-8 апрелендә Минск шәһәрендә сигезенче халыкара махсуслаштырылган «Машина төзелеше-2022» күргәзмәсе узачак.

Күргәзмәдә катнашу офыкларны киң итә
Күргәзмәдә катнашу офыкларны киң итә

Гадәттәгечә, күргәзмәдә станоклар төзү, металл эшкәртү һәм абразив корал җитештерү өлкәсендәге соңгы казанышлар күрсәтеләчәк:

Башкортстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге күргәзмәдә катнашу белән бәйле барлык чыгымнарны: аренда, төзелеш, теркәлү взнослары, күмәк стенд өчен башка чыгымнарны түли. Компанияләр бару, яшәү һәм шәхси чыгымнарны каплый.

Катнашу өчен гаризаны электрон почта аша «Күргәзмә заявкасы» тамгасы белән [email protected] порталында калдырырга мөмкин. Җавап итеп белгечләр тутыру өчен форманы (запрос буенча) җибәрәчәкләр. Хатка тутырылган анкетаны, гаризаны, бурычның булмавы турында белешмәне, ЕГРЮЛ өземтәсен куярга кирәк.

Документларның оригиналларын үзәк адресы: 450008, Уфа, Пушкин ур., 95, офис 300, 7нче кабинет адресы буенча җибәрергә кирәк.

Өстәмә сораулар өчен телефоннар: +7 347 246 84 88; +7 917 446 78 57.

Белешмә:
«Машина төзелеше» халыкара күргәзмәсе «Минскэкспо» җәмгыяте тарафыннан 1993 елдан бирле үткәрелә һәм илнең станок төзелеше комплексын үстердә әйдәп баручы Белоруссия сәнәгать форумы статусына ия. Күргәзмә Халыкара күргәзмәләр һәм ярминкәләр берлеге билгесе белән үтә. Русия һәм Башкортстан җитештерүчеләре өчен ул "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Күргәзмәдә катнашу офыкларны киң итә
Күргәзмәдә катнашу офыкларны киң итә
Автор:
Читайте нас: