+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
17 февраль 2022, 09:45

“Пушкин картасы” студентларның тормышын үзгәртте

Бәләбәй гуманитар-техник колледж студентлары – “Пушкин картасы”ның актив кулланучылары.

“Пушкин картасы” студентларның тормышын үзгәртте
“Пушкин картасы” студентларның тормышын үзгәртте
Берничә ай эчендә студентлар, Башкортстан һәм Татарстан башкалаларында булып, шәһәрләрнең мәдәни тормышы белән танышты, күп кенә кызыклы тамашалар карады, күзаллауларын киңәйтте.

Уфада студентлар Милли музейда һәм “Русия – минем тарихым” мультимедиа тарихи паркында булды. “Пушкин картасы” ярдәмендә Башкорт опера һәм балет театрының “Щелкунчик” спектаклен зур кызыксыну белән карадылар. Казанда исә студентлар Кремльдә, Ислам мәдәнияте, Татарстанның Табигать тарихы музейларында булу бәхетенә иреште, шулай ук В. И. Качалов исемендәге Казан дәүләт академия театры труппасы куйган спектакльне карадылар.

“Мәдәният” проекты ярдәмендә Бәләбәй гуманитар-техник колледж студентларына кунакка Стәрлетамак дәүләт урыс драма театры һәм Туймазы дәүләт татар драма театры актерлары спектакльләр белән килде.

Күп кенә студентларны “Пушкин картасы” театр тормышына якынайтты. Әйтик, Бәләбәйдәге “Браво” халык яшьләр театр-студиясе, “Паяц” эстрада миниатюралары халык театры спектакльләрен барлык дүрт курс студентлары да карады.

— "Пушкин картасы" безгә, яшьләргә, сәнгать дөньясына чуму, туган як тарихы турында белемнәрне тирәнәйтү, хыялларны тормышка ашыру мөмкинлеге бирде, — дип билгеләп үтте 4 курс студенты, республика Башлыгы стипендиаты Динә Юганкина.

 
 
Фото: srk.nationalpriority
 
“Пушкин картасы” студентларның тормышын үзгәртте
“Пушкин картасы” студентларның тормышын үзгәртте
Автор:
Читайте нас: