+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 февраль 2022, 09:04

Уфа дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтарылды

Илебез Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы "Сәламәтлек саклау" гомумдәүләт проекты кысаларында Башкортстанда медицина учреждениеләрен заманча җиһазлар белән тәэмин итү дәвам итә.

Уфа дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтарылды
Уфа дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтарылды

Уфаның 21нче шәһәр клиник дәваханәсендә "Carestation-620" дип аталучы ике анестезиологик система файдалануга тапшырылды.
Җиһазларның гомум бәясе якынча тугыз миллион сум тәшкил итә.

Әлеге аппарат ярдәмендә операцияләрне тизләтергә һәм эш вакытында киеренкелек һәм дискомфорт барлыкка китермәскә мөмкин булачак. Сулыш системасын махсус инструментлардан файдаланмыйча җиңел генә көйләргә мөмкин.

- Бу - өметле, һөнәри даирәдә үзен таныткан, интеллектуаль функцияләр белән җиһазландырылган анестезия аппараты, алар табибның көндәлек эшен гади һәм гадәти булмаган хәлләрдә дә алдан белеп эшләргә ярдәм итә, - дип сөйләде Уфаның 21нче дәваханәсе баш табибы Ринат Нагаев.

Яңа җиһазлар ярдәмендә 100гә якын операция үткәрелгән дә инде.

 

Фото: bash.news

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Уфа дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтарылды
Уфа дәваханәсенә яңа җиһазлар кайтарылды
Автор:
Читайте нас: