+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
22 февраль 2022, 10:01

Ташламалы ипотека белән кулланып кал!

Русиядә «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты чикләрендә "Ташламалы ипотека" программасы эшли.

Ташламалы ипотека белән кулланып кал!
Ташламалы ипотека белән кулланып кал!

Быелдан аны шәхси торак төзелеше өчен дә алып була. Бу ташламалы ипотеканы ике юнәлеш буенча да кулланырга мөмкин - торак сатып алу өчен дә, төзелеш өчен дә!

«Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проекты кысаларында ташламалы ипотека бирү өчен акча лимиты 2,4 триллион сумга кадәр арттырылган. Бу ипотеканың суммасы - 3 миллион сумнан, ә ставкасы 7 проценттан артмаска тиеш.

Игълан ителгән программа агымдагы елның 1 июленә кадәр генә гамәлдә булачак.

Торак сатып алырга, төзергә теләгән кешегә кредит бирү мөмкинлеге каралган. Моны сату-алу килешүе яки аны төзегәннән соң, йортны тапшыру килешүе буенча эшләргә була. Кредитның максималь суммасы - өч миллион сум. Беренче взнос – 15 проценттан да ким булмаска тиеш.

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

Ташламалы ипотека белән кулланып кал!
Ташламалы ипотека белән кулланып кал!
Автор:
Читайте нас: