+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
25 февраль 2022, 09:21

Гомумдәүләт проекты ярдәмендә юллар яңартылачак

Киләсе юл-төзелеш сезонында Башкортстанда «Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары» гомумдәүләт проекты ярдәмендә табигый истәлекле урыннарга һәм ял итү урыннарына алып баручы төбәк һәм муниципальара юлларның 40 чакрымнан артыгын норматив таләпләренә ярашлы хәлгә китерәчәкләр.

Гомумдәүләт проекты ярдәмендә юллар яңартылачак
Гомумдәүләт проекты ярдәмендә юллар яңартылачак

Сүз Уфа һәм Стәрлетамак агломерацияләренә кергән юллар участоклары турында бара.

Бу максатларга 620 миллион сумнан артык акча каралган.

- Туристик урыннарга алып баручы юлларны ремонтлау һәм төзү төбәк үсеше өлешендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора. Без аларның кайберләрен узган елда ук норматив хәлгә китерә башладык һәм туктарга планлаштырмыйбыз, киләсе елда бу юнәлештә эшне дәвам итәчәкбез. Безнең өчен Башкортстан Республикасы халкы һәм кунакларының үзләренә ошаган урыннарга уңайлы һәм хәвефсез барып җитә алуы мөһим, - ди Башкортстан транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Александр Булушев.

Бу маршрут төбәк халкы һәм кунаклары арасында бик популяр, чөнки күп ял базалары, шифаханәләр, балалар сәламәтләндерү лагерьлары урнашкан Павловка сусаклагычына алып бара. Благовещен - Павловка юлында юл эшләре гомум озынлыгы 5 километр чамасы булган берьюлы ике участокта алып барылачак.

Уфа районындагы Уптино авылы белән "Йоматау" шифаханәсе арасындагы участокта да машиналар йөрү өлешен яңартачаклар. Ремонт объектының озынлыгы якынча 4 километр тәшкил итәчәк.

Фото: Башкортстан Хөкүмәте

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортостан

 

Гомумдәүләт проекты ярдәмендә юллар яңартылачак
Гомумдәүләт проекты ярдәмендә юллар яңартылачак
Автор:
Читайте нас: