+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 февраль 2022, 09:54

Эшкуарлар кереме миллионнар белән исәпләнә

Кичә Башкортстан Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты утырышында 2021 елдагы эшчәнлеккә йомгак ясалды.

Эшкуарлар кереме миллионнар белән исәпләнә
Эшкуарлар кереме миллионнар белән исәпләнә

Дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов ведомствоның кече һәм урта эшкуарлык өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру, шулай ук эшкуарларга ярдәм итү буенча эшчәнлеге нәтиҗәләре турында җентекләп сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, Башкортстанда, 2020 ел белән чагыштырганда, кече һәм урта эшкуарлык субъектлары саны 3,9 процентка арткан, эшчәнлектә 127 мең эшкуар катнашкан. Эшкуарлар саны буенча республика Идел буе федераль округында 3нче һәм Русиядә 11 нче урында тора. Шулай ук үзмәшгульләр саны 2,5 тапкыр – 72,6 меңгә кадәр арту күзәтелә.

Ведомство җитәкчесе социаль эшкуарлык темасына аерым игътибар бирде.
- Илебездә эшкуарлыкны үстерү социаль әһәмияткә ия була бара, халыкның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, яңа эш урыннары булдыруга ярдәм итә. Әйтик, ел башыннан республикада социаль эшкуарлар саны 76 процентка арткан һәм 338 берәмлек тәшкил иткән. Социаль эшкуарлар саны буенча без Русия Федерациясендә 2нче урында торабыз, - дип ассызыклады Нияз Фазылов.

Үткән елда Башкортстан Республикасының консолидацияләнген бюджетына эшкуарлык субъектларыннан күчерелгән салым 12,3 миллиард сум тәшкил итте, бу 2020 елдагыдан 25,3 процентка артыграк. Үзмәшгульләрдән 167,7 миллион сум акча кергән, бу 2020 ел нәтиҗәләреннән 10 тапкыр югары.

Узган елда Башкортстан Республикасының «Минем бизнес» үзәге 19 меңнән артык хезмәт күрсәткән һәм 140 чара үткәргән. Үзәк офислары янә Салаватта, Бәләбәйдә һәм Учалыда барлыкка килде.

Йомгаклау чарасы ахырында бүләкләү тантанасы булды.

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортоста

Эшкуарлар кереме миллионнар белән исәпләнә
Эшкуарлар кереме миллионнар белән исәпләнә
Автор:
Читайте нас: