Башкортстан шифаханәләре дәваланырга килүчеләрне мәҗбүри ПЦР-тест нәтиҗәләресез дә кабул итә башлаячак. Бу хакта Башкортстанның сәламәтлек саклау министры Максим Забелин хәбәр итә.
“Төбәктә эпидемиологик хәлнең тотрыклануы күзәтелә башлады”,- дип аңлатты ул моны.
“Авыручылар саны кими, беречел звенога көчергәнеш азрак төшә башлады, колл-үзәкләргә мөрәҗәгать итүчеләр саны да 2,5 тапкырга кимеде”, - диде министр.
КОВИД-19 пандемиясе барышында, шул сәбәпле, шифаханәләргә дәваланырга килүчеләрдән QR-кодлар, ПЦР-тестлар таләп ителә башлаган иде. Бүген исә, хәлләр тотрыклана төшү сәбәпле, алар кирәкми.
#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортоста