+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
2 март 2022, 09:21

Милли театрлар үсешергә тиеш!

Башкортстан Республикасы Русия милли театрлары ассоциациясенең беренче проектларыннан берсе — «Милли театр мәктәбе» эшчәнлегендә пилот төбәк булды.

ИА "Башинформ" Милли театрлар үсешергә тиеш!
Милли театрлар үсешергә тиеш!Фото:ИА "Башинформ"

Ил Президенты Владимир Путинның май указына ярашлы, "Мәдәният" гомумдәүләт проекты ярдәмендә 24-26 мартта Уфада Арт-Корылтай фестивале кысаларында "Театр менеджменты" юнәлеше буенча белем бирү интенсивын оештыру планлаштырыла.

Федерация Советының профильле комитетының киңәйтелгән утырышында «Милли театр мәктәбе» Бөтенрусия белем бирү проектын тәкъдир итү булды. «Милли театрларны үстерү — Русия халыкларының күпмилләтле мәдәниятен саклауда мөһим фактор» темасына "түгәрәк өстәл"не Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Лилия Гомәрова үткәрде.

Бүген Русиядә 58 театр милли телләрдә эшли. Төбәкләрдә аларны үстерү буенча эш алып барыла. Шуның белән бергә, милли театрларга дәүләт тарафыннан җитди ярдәм кирәк. Бу - финанслаудан алып кадрлар сәясәтенә кадәр.
Русия Президентының халыкара мәдәни хезмәттәшлек буенча махсус вәкиле Михаил Швыдкой билгеләп үткәнчә, Русия субъектларындагы милли театрлар — коммерция карамагында булмаган структуралар, аларның эшчәнлеге акча эшләүгә генә юнәлтелә алмый.

Русия милли театрлары ассоциациясен булдыру һәм беренче чираттагы эш планнары турында Русия милли драма театрының (Александра театры) сәнгать җитәкчесе, Русия милли театрлары ассоциациясе Советы рәисе Валерий Фокин сөйләде. "Ассоциациянең максаты — иҗади башлангычларга, белем бирү проектларына, эре вакыйгалы чараларга ярдәм итү, төбәкләрдә театр берләшмәсен берләштерү», - дип аңлатты ул.

Милли театрлар үсешергә тиеш!
Милли театрлар үсешергә тиеш!
Автор:
Читайте нас: