+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 март 2022, 08:37

Башкортстан бодае Казахстанга экспортлана

Февральнең соңгы көннәрендә Хәйбулла районы авыл хуҗалыгы предприятиеләре Казахстанга 1,5 мең тоннага якын бодай экспортлаган, дип хәбәр итә Башкортстан буенча “Россельхознадзор” идарәсенең матбугат хезмәте.

Башкортстан бодае Казахстанга экспортлана
Башкортстан бодае Казахстанга экспортлана

Сайлап алынган бодай үрнәкләре Үзәк фәнни-методик ветеринария лабораториясенең Башкортстан филиалында тикшеренүләр уздган.

Хәйбулла районы игенчеләре җитештергән продукциядә куркыныч карантин организмнары табылмаган. Азык-төлек бодае Таможня берлеге илләре таләпләренә туры килә.

Билгеле булуынча, илдә Президент Владимир Путин башлангычы белән оештырылган «Халыкара кооперация һәм экспорт» гомумдәүләт проекты тормышка ашырыла. Илнең агросәнәгать комплексы продукциясен сату елына 45 миллиард долларга кадәр артырга тиеш.

Фото: exp.idk.ru

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортоста

Башкортстан бодае Казахстанга экспортлана
Башкортстан бодае Казахстанга экспортлана
Автор:
Читайте нас: