+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
5 март 2022, 08:59

Онкодиспансерга заманча УЗИ аппаратлары кайтты

Владимир Путинның башлангычы белән игълан ителгән «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында Республика клиник онкология диспансерына күчмә УЗИ-аппаратлар: "Mindray M7" һәм "SonoScape S2N" куелды.  

Онкодиспансерга заманча УЗИ аппаратлары кайтты
Онкодиспансерга заманча УЗИ аппаратлары кайтты

"Mindray M7" күчмә УЗИ аппараты — ул премиум классындагы портатив ультратавыш диагностикасы системасы. Аның көчле яклары – мобиль, югары җитештерүчәнлеккә һәм нәтиҗәлелеккә ия. Ул ультратавыш тикшеренүләрен башкарганда дәваханәгә бөтен потенциалын ачарга мөмкинлек бирә.

Мобиль системаны куллану аны кабинетта эшләгәндә мөмкин кадәр уңайлы итә. Аппаратта энә, нерв җепселләре һәм вак кан тамырлары күренешен яхшырту өчен махсус функция кулланыла.

"SonoScape S2N" күчмә УЗИ-аппараты ультратавыш системасы булып тора, үз классында иң җиңеле — нибары 4,5 килограмм авырлыкта. "SonoScape" сканерының база комплектациясе мөмкин булган барлык режимнарны үз эченә ала, ул ультратавышның профессиональ потенциалын тулысынча тормышка ашырырга мөмкинлек бирә.

Диспансерның баш табибы Адель Измайлов билгеләвенчә, хәзер табибларның пациентларны тагын да төгәлрәк тикшерү мөмкинлеге бар.

Фото: gtrk.tv

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортоста

Онкодиспансерга заманча УЗИ аппаратлары кайтты
Онкодиспансерга заманча УЗИ аппаратлары кайтты
Автор:
Читайте нас: