+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 март 2022, 09:49

Җитештерү дәүләт ярдәме алачак

"Уральский пружинный завод" җәмгыяте «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гоммудәүләт проектын тормышка ашыруга кушылды.

Җитештерү дәүләт ярдәме алачак
Җитештерү дәүләт ярдәме алачак

— «Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомумдәүләт проектында катнашу предприятиенең җитештерү күрсәткечләрен сизелерлек арттырырга мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта компаниягә өстәмә финанс кертемнәрен җибәрергә кирәкми. Шул ук җиһазларда һәм шул ук персонал белән яхшыртуга ирешергә мөмкин. Гомумдәүләт проектында катнашучылар ярты ел дәвамында эксперт ярдәме ала, аның барышында сакчыл җитештерү элементларына, югалтуларны ачыклауга, сакчыл җитештерү инструментларын кулланып яхшыртуны тормышка ашыруга өйрәнә, — диде Башкортстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

Гомумдәүләт проектында катнашу кысаларында предприятиеләр җитештерү процессларын оптимальләштерү проектларын гамәлгә ашырганда хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль һәм региональ компетенцияләр үзәкләре экспертларына методик ярдәмнән түләүсез файдалана ала.

Белешмә:
«Хезмәт җитештерүчәнлеге» гомудәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путинның май указлары нигезендә расланган һәм илдә ел саен хезмәт җитештерүчәнлеген 2024 елга 5 проценткака арттыру өчен шартлар тудыруга юнәлтелгән.

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортоста

Җитештерү дәүләт ярдәме алачак
Җитештерү дәүләт ярдәме алачак
Автор:
Читайте нас: