+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 март 2022, 09:18

Гомумдәүләт проектлары ярдәмендә Башкортстанда нәрсә эшләнгән?

Башкортстан Хөкүмәтендә узган ел республика тарафыннан ирешелгән гомумдәүләт проектларын тормышка ашыруның иҗтимагый әһәмиятле нәтиҗәләре турында хәбәр иттеләр.

Гомумдәүләт проектлары ярдәмендә Башкортстанда нәрсә эшләнгән?
Гомумдәүләт проектлары ярдәмендә Башкортстанда нәрсә эшләнгән?

Республика Хөкүмәте вице-премьеры Илшат Таҗетдинов хәбәр иткәнчә, "Демография" гомумдәүләт проекты ярдәмендә 70 меңнән артык гаилә балалар туу белән бәйле рәвештә 6,5 миллиард сумнан артык айлык түләүләр алган.

“Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты буенча төбәккә узган 44 берәмлек төрле-профильле медицина җиһазлары куелган, шул исәптән МР һәм КТ аппаратлары. Моннан тыш, өстәмә рәвештә биш онкологик амбулатор ярдәм үзәге ачылды.

- "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, Стәрлетамакта "Кванториум" технопаркы һәм "IT-куб" балаларның санлы белем бирү үзәге ачылды. Табигый-фәнни һәм технологик юнәлештәге 207 "Үсеш ноктасы" үзәге өстәмә рәвештә төзелгән. Узган ел Караидел районының Яугилде авылында "Мәдәният" гомумдәүләт проекты буенча авыл мәдәният йорты төзелгән, 19 мәдәният учреждениесе реновациясе үткәрелде, 10 заманча модель китапханә ачылды, - диде Хөкүмәтнең оператив киңәшмәсендә Илшат Таҗетдинов.

Шул ук вакытта Башкортстанда «Торак һәм шәһәр мохите» гомумдәүләт проектының «Стимул» программасы чараларын гамәлгә ашыру торак төзелеше күләмнәрен арттыруга ярдәм иткән. 2021 ел нәтиҗәләре буенча республика торак төзелешендә тарихи рекорд куйды. Узган ел барлык финанслау чыганаклары исәбенә беренче тапкыр 2,9 миллион квадрат метрдан артык торак файдалануга тапшырылды - бу республика тарихында иң күп кулланылышка кертү.

Моннан тыш, тагын 146 җәмәгать территориясе төзекләндерелгән, 30,6 мең квадрат метр авария хәлендәге торакны (планлаштырылганның 187 процент) күчерергә мөмкин булган.

"Имин һәм сыйфатлы юллар" гомумдәүләт проекты Башкортстанда 344 килметр юл ремонтларга һәм Уфада Агыйдел аша яңа күпер ачарга мөмкинлек бирде.

"Икътисади гомумдәүләт проектлары буенча - Октябрьский, Стәрлетамак, Учалы, Салават һәм Бәләбәйдә "Минем бизнес" үзәгенең яңа офислары ачылды, 120дән артык эшкуарлык субъектын экспортка чыгу тәэмин ителде, - дип сөйләде вице-премьер. - Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру чараларына тагын 20 предприятие җәлеп ителде. Андыйлар хәзер төбәктә 129. Интернет челтәренә өстәмә рәвештә 1164 социаль әһәмияткә ия объектны тоташтырдылар".

Быел гомумдәүләт проектларны гамәлгә ашыруга республикада рекордлы 37 миллиард сум акча бүлү каралган. Шуның 27,5 миллиард сумы федераль бюджет, 9,5 миллиард сумы республика бюджеты акчалары. Федераль ярдәм күләме узган ел дәрәҗәсенә караганда 1,4 тапкыр арткан.

Фото: bashinform.ru

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортоста

Гомумдәүләт проектлары ярдәмендә Башкортстанда нәрсә эшләнгән?
Гомумдәүләт проектлары ярдәмендә Башкортстанда нәрсә эшләнгән?
Автор:
Читайте нас: