Төбәк гарантия фонды "Урал" җәмгыятенә 9,1 миллион сумлык поручительлек (Altyn Solok бренды) биргән. Дәүләт ярдәме белән компания продукциянең яңа төрен чыгару проектын гамәлгә ашыру өчен 13 миллион сум кредит җәлеп итте. Кече һәм урта эшкуарлык субъектларына йөкләмә бирү механизмы Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проекты кысаларында гамәлгә ашырылган.
- Дәүләт ярдәменең финанс инструментлары һәрвакыт иң кирәклесе булды, ә агымдагы икътисади чынбарлыкта аларның бизнес өчен әһәмияте тагын да артты. Без эшкуарларга хәлне җиңәргә булышлык итү өчен ярдәм чараларын тулы күләмдә финанслауны саклыйбыз. Агымдагы елда дәүләт поручительлеге белән бизнес инде 400 миллион сумнан артык заем акчаларын җәлеп итте, - дип билгеләп үтте республиканың Эшкуарлык буенча дәүләт комитеты рәисе Нияз Фазылов.
«Урал» җәмгыяте умартачылык продуктларыннан киң спектрдагы косметик һәм дәвалау товарлары җитештерә. Компания 1997 елдан бирле эшли. Шушы вакыт эчендә Русиядә һәм чит илләрдә уникаль продукция чыгаручы предприятие буларак киң танылды. Мәсәлән, дәүләт ярдәме белән алынган кредит кеше иммун системасының каршылык күрсәтүен арттыра торган препарат булдыруга юнәлтеләчәк.
- Быел дәру үләннәре нигезендә продукциянең яңа линейкасын эшләтеп җибәрергә ниятлибез, косметик серия: борыч һәм прополис сөте кушылган пилинглар җитештерү. Гранулалы балавыз җитештерүне әзерләү яңа этап булып тора, - дип хәбәр иттеләр компания җитәкчелегендә.
2022 елның ике аенда Төбәк гарантия фонды 193 миллион сумга 25 поручительлек бирде, аларга республика эшкуарлары фондның банк-партнерларында 441,4 миллион сумнан артык кредит акчаларын җәлеп итә алды.
#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортоста