+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 март 2022, 08:51

Авыл хуҗалыгын арытаба да санлаштырачакбыз

Моның өчен федераль бюджеттан да ярдәм зур.

Авыл хуҗалыгын арытаба да санлаштырачакбыз
Авыл хуҗалыгын арытаба да санлаштырачакбыз

Соңгы өч елда Башкортстан Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Санлы икътисад» гомумдәүләт программасы кысаларында федераль бюджеттан 363 миллион сум акча алган. Республиканың IТ-өлкәсен үстерү өчен 2019 елда - 90 миллион сум, 2020 елда - 120 миллион сум, 2021 елда 153 миллион сум җибәрелгән.

2022 елда республикада агросәнәгать комплексын санлаштыруга аерым игътибар бирү планлаштырыла. Ким дигәндә җиде авыл хуҗалыгы предприятиесе аларның санлы трансформациясен оештыру кысаларында консультация, мәгълүмати һәм методологик ярдәм алачак, шул исәптән федераль акчаларны җәлеп итү мөмкинлеген дә кертеп.

«Санлы икътисад» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәләрен федераль дәрәҗәдә Русия Санлы үсеш министрлыгы анализлый. "Санлы икътисад" гомумдәүләт программасы күрсәткечләренә ирешмәү хәвефен комплекслы анализларга һәм аны агымдагы икътисади хәлгә җайлаштырырга кирәк - мондый йөкләмәне ил Хөкүмәте Рәисе урынбасары Дмитрий Чернышенко бирде.

Шул ук вакытта ул министрлыкның төп бурычы - кече торак пунктларын интернетка тоташтыру буенча алынган социаль йөкләмәләрне үтәү, тармак өчен белгечләр әзерләүне дәвам итү, мәгълүматлар хәвефсезлеген тәэмин итү һәм оешмаларның үзебезнең ил җитештерүенә күчүен тизләтү.

Ил хөкүмәте IТ-тармакны үстерергә һәм инвестицияләргә җыена. IТ-компанияләргә ярдәм чаралары комплексы эшли башлады инде: грант ярдәме (IT-грантлар.рф), ташламалы кредитлау, кайбер салым преференцияләре һ.б.

Карарлар арасында - дәүләт мәгълүмат системаларының үзебезнең софтка күчүе. Чернышенко министрлыкка март ахырына кадәр "Санлы икътисад" гомумдәүләт программасы нәтиҗәләренә ирешү куркынычын минимальләштерү буенча анализ нәтиҗәләрен һәм эшләнгән чараларны тәкъдим итәргә, шулай ук аның составына керүче федераль проектлар паспортларын үзгәртү буенча тәкъдимнәр формалаштырырга кушты.

Фото: specagro.ru

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортоста

Авыл хуҗалыгын арытаба да санлаштырачакбыз
Авыл хуҗалыгын арытаба да санлаштырачакбыз
Автор:
Читайте нас: