+11 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
18 март 2022, 08:59

"Ясалма интеллект" килә

2022 елда Русия югары уку йортларында ясалма интеллект буенча 83 яңа магистр программасы буенча уку башланачак.

"Ясалма интеллект" килә
"Ясалма интеллект" килә

«Агымдагы вәзгыятьтә безнең өчен югары технологияле производстволар өчен IT һәм ясалма интеллект өлкәсендә белгечләр әзерләү аеруча мөһим.

Илнең мәгълүмати иминлеге һәм технологияләр үсеше аларның һөнәри осталыгына һәм компетенция дәрәҗәсенә бәйле булачак. Югары белем бирү системасы, укытуның актуаль программаларын эшләп, оператив рәвештә җавап бирергә омтыла. Русия Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган „Санлы икътисад“ гомумдәүләт программасының „Ясалма интеллект“ федераль проекты кысаларында яңа уку елында Русия югары уку йортларында ясалма интеллект буенча 83 магистрлык программасы барлыкка киләчәк", - дип сөйләде Русия вице-премьеры Дмитрий Чернышенко.

Моннан тыш, 2023-24 уку елында шулай ук ясалма интеллект өлкәсендә бакалавриат программасын гамәлгә кертергә планлаштыралар.

Фото: Башинформ.

 

#национальныепроекты#региональныепроекты#регпроекты#нацпроектыБашкортоста

"Ясалма интеллект" килә
"Ясалма интеллект" килә
Автор:
Читайте нас: