+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
21 март 2022, 09:17

Гаилә бизнесы популярлаша

Илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә ашырылучы "Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм" гомумдәүләт проекты кысаларында эшләүче малтабарлар саны арта. 

Гаилә бизнесы популярлаша
Гаилә бизнесы популярлаша

Шул исәптән гаиләләре белән бизнес ачучылар да бар. Краснокама районында тагын бер шундый гаилә үзенең бизнес-идеясе белән хакимияткә мөрәҗәгать итте.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә гаилә бизнесын булдыру буенча әлеге бизнес башлангычы "Эшкуарлык сәгате"ндә каралды.

Беренче проектны авыл кешесе, гаилә башлыгы тәкъдим итте, ул бөртекле культуралар үстерү буенча крестьян-фермер хуҗалыгын оештырырга ниятли.

"Хуҗалыкта бодай, арыш, арпа үстерү, аннары халыкка әзер продукция тәкъдим итүне планлаштырабыз. Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча эшне башлау өчен техника бар. Бөртекле культураларны киптерү, ашлык чистарту комплексын сатып алуга, аны саклау өчен ангар төзүгә финанс ярдәме таләп ителә. Киләчәктә 3 эш урыны булдырырга планлаштырам”, - дип билгеләп үтте очрашу инициаторы.

Идея авторының улы атлар үрчетү буенча проект тәкъдим итте. “Атлар үрчетү буенча КФХ төзү идеясен гамәлгә ашыру, киләчәктә тушенка, казылык рәвешендә халыкка әзер продукция сату өчен 40 баш ат һәм авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга финанс ярдәме кирәк. Планнарда шулай ук 3 яңа эш урыны булдыру”, - диде ул.

Тагын бер проектны әлеге гаиләнең кызы тәкъдим итте. Ул көндәлек кирәк-яраклар товарларын сату буенча кибет ачарга ниятли. “Минем бухгалтер белемем, кибет өчен бина бар, стеллажлар, суыткычлар, касса аппараты һәм җиһазлар сатып алуга субсидия кирәк”, - диде тәвәккәл кыз.

“Бездә түбәндәге ярдәм чаралары күрсәтелә: республика Авыл хуҗалыгы министрлыгы аша тормышка ашырыла торган программалар кысаларында - 3 миллион сумга кадәр, Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы аша - 250 мең сумга кадәр һәм муниципаль программа кысаларында - бер юнәлештә 500 мең сумга кадәр. Һәркемнең үз шартлары һәм таләпләре бар. Безнең программа буенча бинаны арендалау, инженерлык челтәрләренә тоташтыру, лизинг, җиһазлар, чыгым материалларын капларга мөмкин", - дип киңәш итте хакимият башлыгының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык эшчәнлеге буенча урынбасары, бизнес-шериф Юлия Насыйрова.

Бик тә сөенечле хәбәр бит бу! Бераздан Краснокама районында гына түгел, республикабызда да бу гаиләнең продукциясен яратып сатып алучылар бихисап булуына өметләнергә кирәк. Аларга уңышлар телик!

 

Фото: bash.news

Гаилә бизнесы популярлаша
Гаилә бизнесы популярлаша
Автор:
Читайте нас: