+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
22 март 2022, 09:08

Сезгә мондый техника кирәкме?

Башкортстанда "Петон механизация" җәмгыяте (ПЕТОН технологик инжиниринг холдингы составына керә) "Хезмәт җитештерүчәнлеге" гомумдәүләт проектын тормышка ашыруга кушылды. Анда республиканың 130 предприятиесе катнашты.

Сезгә мондый техника кирәкме?
Сезгә мондый техника кирәкме?

- Килешүне гамәлгә ашыру кысаларында республика Хөкүмәте гомумдәүләт проекты чараларын эшләгәндә һәм гамәлгә ашырганда предприятиеләргә методологик, консультация һәм мәгълүмати ярдәм күрсәтә, нәтиҗәлелек күрсәткечләренең казанышларына бәя бирә. Предприятиедә продукт сайлап алына һәм нәтиҗәлелек күрсәткечләре югары булган җитештерү агымы үрнәге булдырыла, предприятие белгечләрен әзерләү гамәлгә ашырыла, алган тәҗрибәне башка җитештерү агымнарына тарату өчен предприятие хезмәткәрләреннән үзгәрешләр кертү командасы формалаша, — ди Башкорстанның икътисади үсеш һәм инвестиция сәясәте министрының беренче урынбасары Айрат Фәхретдинов.

— Әлеге проект предприятие өчен мөһим, чөнки компания компетенцияләрен үстерүгә һәм хезмәткәрләрне укытуга юнәлдерелгән, шулай ук Башкортстан предприятиесенең конкурентлылык сәләтен үстерүгә ярдәм итә, — ди «Петон механизация» җәмгыятенең генеральный директоры Илдар Яфаев.

Элегрәк шундый ук проект «Петон Констракшн» җәмгыятендәдә эшләтеп җибәрелгән иде, ул шулай ук ПЕТОН холдингы составына керә.

Сезгә мондый техника кирәкме?
Сезгә мондый техника кирәкме?
Автор:
Читайте нас: