+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Новости
23 март 2022, 08:38

Җиде районда "IT-куб" үзәге ачылачак

Үзәкләр мәгълүмати технологияләр өлкәсендә белемне үстерүгә ярдәм итәчәк.

Җиде районда "IT-куб" үзәге ачылачак
Җиде районда "IT-куб" үзәге ачылачак

Башкортстанның җиде районында Русия Мәгариф министрлыгының "IT-куб" санлы белем бирү үзәкләре ачылачак. Бу үзәкләр Русия Президенты Владимир Путин билгеләгән «Мәгариф» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырыла.

«IT-кублар» Уфа, Стәрлетамак, Салават, Октябрьский, Нефтекама, Ишембай һәм Белорет районнарында ачылачак.

«IT-куб» - мәгълүмати технологияләр өлкәсендә актуаль һәм кирәкле белемнәрне, күнекмәләрне һәм компетенцияләрне тизләтелгән үзләштерүгә юнәлтелгән программалар буенча балалар белем бирү үзәге. Проект IТ-базар лидерларын, тәҗрибәле остазларны һәм башлап әзерләүчеләрне берләштерүче заманча мәгариф экосистемасын формалаштыра.

"Мәгариф" гомумдәүләт проекты Русия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2018 елда расланды. Ул Русия мәгарифенең глобаль көндәшлек сәләтен, шулай ук Русия Федерациясенең гомуми белем бирү сыйфаты буенча әйдәп баручы ун ил исәбенә керүен тәэмин итәргә тиеш. "Мәгариф" гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру 2019-24 елларны колачлаячак.

Фото: edu.ru

Җиде районда "IT-куб" үзәге ачылачак
Җиде районда "IT-куб" үзәге ачылачак
Автор:
Читайте нас: