+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
24 март 2022, 09:35

Хатын-кызның бөтен матурлыгы әни булуда

Бәби көтүче, тәрбияләүче әниләрне вернисажда катнашырга чакырабыз.

Хатын-кызның бөтен матурлыгы әни булуда
Хатын-кызның бөтен матурлыгы әни булуда

Бала көткәндә яисә тәрбияләгәндә үзләрендә төрле сәләтләр ачкан хатын-кызлар "Әни булу талантларны ача" иҗади вернисажда катнашырга чакырыла. Бу - республика тарихына эләгү, анда яшәүчеләрне үз иҗаты белән рухландыру, йөрәкләрне җылылык һәм яктылык белән тутыру мөмкинлеге.

Күргәзмә “Бәхет территориясе” хәйрия фонды, Башкортстан Республикасы Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы, “Башкортостан” телерадиокомпаниясе белән берлектә оештырыла.

«Әни булу талантларны ача» вернисажы ике тапкыр уздырылды инде. 2019 елда проектта катнашкан 164 кеше барлыгы 600 картина булдырган, шуларның 212сен Конгресс-холлда күргәзмәгә сайлап алганнар. 2020 елда 149 авторның 335 эше каралган, шуларның 90ын "МЕГА" сәүдә үзәгендәге күргәзмәгә куелган. Былтыр апрельдә вернисаж картиналарының уникаль күргәзмәсе Мостай Кәрим исемендәге "Уфа" халыкара аэропортын бизәде.

Быел күргәзмәдә катнашуга кабул ителә торган эшләрнең тематикасы гаиләгә кагылышлы: гаилә, ата-аналар һәм балалар, гаиләнең төрле әгъзалары сурәтләнгән картиналар. Пейзажлар, натюрмортлар, җансыз предметлар кабул ителми.

Катнашуга гаризалар 4 апрельгә кадәр [email protected] почтасында кабул ителә.
Гариза өчен анкета тутырыгыз һәм үз эшләрегезнең имзаланган фотосурәтләрен (3 данәгә кадәр) электрон хатка беркетегез.
Һәр эшкә кул куегыз (ФИО, картинаның исеме)!

Эшләр (рәсемнәр) киндер яисә мамык, май, акрил, акварель, гуашь, пастель кулланып башкарылырга мөмкин. Стандарт форматларны (турыпочмак, шакмак) мөмкин булганда рамга урнаштырырга кирәк. Рәсем төшерү техникасының әһәмияте юк.

Тулырак мәгълүматны һәм катнашу кагыйдәләрен Башкортстанның Гаилә порталында www.семьярб.рф яисә 8 (347) 286-02-37 номеры буенча ачыкларга мөмкин.

Әлеге чара - Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы "Демография" гомумдәүләт проектының бер юнәлеше.

Фото: freeimages.com

Хатын-кызның бөтен матурлыгы әни булуда
Хатын-кызның бөтен матурлыгы әни булуда
Автор:
Читайте нас: