+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
28 март 2022, 09:05

Башкортстанда торак төзелеше кискен арткан

Агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында торак мәйданнарның 595,5 мең квадрат метры файдалануга тапшырылган, дип хәбәр итәләр Төзелеш министрлыгында.

Башкортстанда торак төзелеше кискен арткан
Башкортстанда торак төзелеше кискен арткан

Торак төзелеше күләме, 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 41 процентка арткан.

- Бүген иң мөһим бурыч - темпларны мөмкин кадәр саклап калу, ә чит ил материаллары һәм җиһазлары кулланылмаган урыннарда эшне тизләтү, - дип билгеләде төзелеш министры урынбасары Артем Ковшов. - Төзелеш тармагына бүген федераль дәрәҗәдә җитди ярдәм күрсәтелә. Яңа ярдәм чаралары йорт төзүчеләргә хәзерге икътисади шартларда эшләргә, димәк, эш урыннарын саклап калырга һәм кешеләрне сыйфатлы торак һәм социаль объектлар белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Март башына республикада күпфатирлы йортлар төзелешенә 297 рөхсәт гамәлдә, аларның мәйданы 3,2 миллион квадрат метр тәшкил итә.

2021 елда 2 миллион 906 мең квадрат метр торак файдалануга тапшырылган - 2020 елга караганда 18,4 процентка күбрәк. Бу күрсәткеч буенча Башкортстан Идел буе федераль округы төбәкләре арасында икенче урында һәм Русиядә җиденче урында тора.

Эш “Торак һәм шәһәр мохите” гомумдәүләт проекты кысаларында башкарыла. Ил президенты Владимир Путин йөкләмәсе буенча гамәлгә ашырылучы гомумдәүләт проект гаиләләрне арзан торак белән тәэмин итүне, ипотека кредитлары бирүне, торак төзелеше күләмнәрен, шәһәр мохитенең уңайлылыгын арттыруны күздә тота.

Фото: bash.news

Башкортстанда торак төзелеше кискен арткан
Башкортстанда торак төзелеше кискен арткан
Автор:
Читайте нас: