Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәгариф" гомумдәүләт проекты кысаларында үткәрелгән «Йөрәгемне балаларга бирәм» Бөтенрусия конкурсы балаларга өстәмә белем бирү педагогларының өзлексез һөнәри үсешен, иҗади һәм карьера үсешен тәэмин итәрлек шартлар тудыру максатыннан үткәрелә.
Конкурс ике этапта үткәрелә, анда Башкортстанның 46 муниципалитетыннан 93 өстәмә белем бирү педагогы катнаша.
Конкурсның икенче этабы 5-15 апрельдә узачак, анда бәйге материалларына эксперт бәя бирү нәтиҗәләре буенча чараның финалистлары билгеләнәчәк.
Конкурсның йомгаклау этабы 27-29 апрельдә Уфа шәһәренең конкурс мәйданчыкларында узачак. Жюриның югары квалификацияле әгъзалары һәр номинациядә җиңүчеләрне һәм призерларны, шулай ук абсолют җиңүчене билгеләячәк.
Фото: education.bashkortostan.ru