+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
30 март 2022, 12:11

Их, самавыр чәйләре!..

Илебез Президенты Владимир Путин гамәлгә куйган "Мәдәният" гомумдәүләт проекты кысаларында Иглин районында "Самавыр бәйрәме" узды.

Их, самавыр чәйләре!..
Их, самавыр чәйләре!..
Түбән Ләмәзе авылында "Иң аек урам" исеме өчен көрәш көчәя бара. Авыл халкы конкурска активрак кушыла. Үзәк урамдагы шатлыклы ыгы-зыгы әлегә тынып калды, анда балалар өчен җырлар, конкурслар белән Нәүруз бәйрәме узды, Ветераннар урамында моңлы итеп гармун уйнады.

Бу көнне кунакларны бәйрәмчә бизәлгән урам каршы алды. Өстәлләр милли ризыклардан сыгылып торды. Бәйрәмнең төп атрибуты самавыр иде.

Күпләрнең игътибарын Әлфия һәм Риф Шәвәлиевлар гаиләсенең иҗади эшләре күргәзмәсе җәлеп итте. Биредә чигелгән картиналар, бәйләнгән уенчыклар, бал продукциясе, төрле самавырларны күрергә мөмкин иде.

Чарада катнашучыларны район хакимияте башлыгы Гүзәл Насыйрова сәламләде. Гүзәл Рәис кызы "Аек авыл" конкурсының республика этабында уңышлар теләде.

Чараны оештыручылар кунакларга самавыр белән бәйле чәй эчү йолалары турында сөйләде. Билгеле булганча, күп кенә халыклар өчен самавыр гаилә учагы, дусларча аралашу һәм кунакчыллык символы булды. Ул теләсә кайсы йортта мактаулы урын алган. Самавырны аерым очракларда гына куялар: туганың кунакка килгәндә, печән чапканда, мунчадан соң, бәйрәмнәрдә... Нәкъ менә самавыр артында күп кенә гаилә бәйрәмнәре үткән, эшлекле мәсьәләләр хәл ителгән. Кайбер гаиләләрдә болай чәй эчү традициясе әле дә сакланып калган, самавыр янына бөтен гаилә җыела.

Оештыручы урам активистлары бик күп кызыклы конкурслар, ярышлар һәм уеннар әзерләгән иде. Бәйрәм башыннан ахырына кадәр күңелле җырлар һәм биюләр белән бергә үрелеп барды.

Фото: Оксана Игнатьева.
Их, самавыр чәйләре!..
Их, самавыр чәйләре!..
Автор:
Читайте нас: