+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
11 апрель 2022, 10:18

Танымый да торырбыз әле!

Русия Президенты Владимир Путин башлангычы белән гамәлгә ашырылучы "Торак һәм шәһәр мохите" гомумдәүләт проекты ярдәмендә Уфада парклар төзекләндерелә башлады.

Танымый да торырбыз әле!
Танымый да торырбыз әле!

Башкортстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалык министры вазыйфасын башкаручы Алан Марзаев әйтүенчә, төзекләндерү эшләре берьюлы 16 сквер һәм паркта башкарылачак.

Дим районының Үзәк паркы, Черниковка бистәсендәге Нефтехимиклар паркы, Инорстагы "Теплое" күле ярлары, Дан бульварындагы сквер да әлеге исемлеккә кергән.

Июнь аенда билгеләнүче Уфа шәһәре көнендә Сипайлово бистәсендәге зур яңарыш кичергән "Кашкадан" паркы ачылуы көтелә.

Алдагы елларда исә Аксаков исемендәге бакчаны, Гафури һәм Ленин паркларын гөлбакчага әйләндерү күзаллана.

Төзекләндерү эшләре Уфаның 450 еллык юбилеена әзерләнү кысаларында тормышка ашырыла.

Танымый да торырбыз әле!
Танымый да торырбыз әле!
Автор:
Читайте нас: