+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
12 апрель 2022, 08:57

Аскында туризм үсеш ала

Май урталарында Аскын районында Сарс елгасы буйлап салда йөзү башланачак.

Аскында туризм үсеш ала
Аскында туризм үсеш ала

«Кече һәм урта эшкуарлыкка һәм шәхси эшкуарлык башлангычына ярдәм» гомумдәүләт проектын гамәлгә ашыру максатларында үткәрелгән "Эшкуарлык сәгате" киңәшмәсендә катнашучылар алдына район хакимияте башлыгы Динис Йосыпов шундый бурыч куйды. Ул билгеләп үткәнчә, моның өчен бөтен кирәкле җиһазлар бар.

Киңәшмәнең төп темасы Аскын районында туризмны үстерү буенча проектларны гамәлгә ашыру буенча отчет булды. 2021-22 елда шундый сигез проект каралган. Алар арасында - туризм, агротуризмны үстерү, ял базасы булдыру, глэмпинг, туристик маршрут оештыру, балык үрчетү өчен буа төзү, мобиль йортлар җитештерү.

Хакимият башлыгының эшкуарлык, икътисад һәм инвестицияләр буенча урынбасары Олеся Смирнова аларның һәркайсына җентекле тукталды. Ул аларны тормышка ашыру буенча башкарылган эшләр турында отчет тотты. Мәсәлән, «Туристлык маршрутын оештыру һәм глэмпинг төзү, балык үрчетү өчен буа төзү», «Сарс елгасы буенча салда йөзү һәм буа төзү» проектлары буенча хәзерге вакытта җир кишәрлекләре рәсмиләштерелде, финанс ярдәме программасы буенча консультация бирелде.

- Безнең районда тарихи, истәлекле урыннар күп. Безгә вакыйгалар туризмын да үстерергә кирәк, - дип билгеләп үтте Динис Рәдис улы. - Безнең район кунакларына күрсәтер нәрсәләр бар.

Фото: infourok.ru

Аскында туризм үсеш ала
Аскында туризм үсеш ала
Автор:
Читайте нас: